Шат яшәүгә ни җитә!
Теләгәндә җиңеп була
Тормышта авырлыкны.
Өмет булсын күңелләрдә,
Югалтмыйк сабырлыкны!
Зарланганнар күп булыр ул.
Карап торма син аңа.
Җырлап-биеп,уйнап-көлеп
Яшик,дуслар, дөньяда!
Ямь табып яшик тормышта.
Борчылмыйк әле юкка.
Күңел белән һәрвакытта
Омтылыйк яхшылыкка!
Матурлыкны тойса гына
Күңел кала биектә.
Дөнья зарына күмелми
Шат яшәүгә ни җитә!
Напишите ответ или комментарий